Татар китабы йортында Хәсән Туфанның беренче китабына реконструкция ясыйлар
Безнең гомер - аккумулятор...
4 ноябрь, 19.00 сәгатьтә Сәнгатьләр төне кичәсендә яшь һәм дуамал, хыялый-романтик Туфанның иҗатына һәм тормышына – сәяхәт, ә беренче китабына реконструкция ясарга булганнар.
- Туфанның бу җыентыгы безнең өчен дә ачышларга бай булыр. Чөнки без монда үзебез ияләшмәгән шагыйрь белән очрашабыз. Язмышындагы тетрәнгеч вакыйгалар әле булмаган, Луизасы берничә елдан аның сөекле хатыны булачак, бәбиләре дөньяга аваз салачак, иҗатын таныйлар, дуслары, иптәшләре – янәшәдә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бонус: "Идел"нең ноябрь санында Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхинның "Х. Туфан шигырьләре" китабы турында мәкаләсе чыкты.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев