Татар китабы йорты Яңа татар зиратында үткәреләчәк экскурсиягә дәшә
Халыкның тарихи хәтерен саклаучы истәлекле урыннарның берсе булган Яңа татар бистәсе зиратын Казан, Татарстан, бөтен төрек-татар дөньясының тарихи-мәдәни мирасының зур өлеше дип санарга мөмкин.
Халыкның тарихи хәтерен саклаучы истәлекле урыннарның берсе булган Яңа татар бистәсе зиратын Казан, Татарстан, бөтен төрек-татар дөньясының тарихи-мәдәни мирасының зур өлеше дип санарга мөмкин.
Яңа татар зираты — татар мәдәнияте әһелләренең истәлеген саклаучы урын. Монда язучылар, артистлар, иганәчеләр, имамнар, галимнәр һ.б. татар мәдәниятенең күренекле әһелләре күмелгән. Гарәп язуы, латин һәм кириллица хәрефләре белән язылган кабер ташлары биредәге кешеләрнең язмышлары турында гына сөйләп калмый, шәһәребезнең һәм татар халкы тормышының тарихы турында искә төшерә.
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» экскурсиясе дәвамында сез күренекле татар зыялыларының тормышы һәм язмышы турында белүдән тыш пантеонның үзе турында да кызыклы фактлар ишетәчәксез, күмү йолалары, зиярәт итү тәртипләре белән танышачаксыз. Экскурсия маршруты Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Галимҗан Баруди, Сара Садыйкова, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Илһам Шакиров һ.б. тарихи шәхесләрнең каберләрен зиярәт итүне үз эченә ала.
9 сентябрь
13:00да
Экскурсиянең дәвамы – 1 сәгать 20 минут
Экскурсия татар һәм рус телләрендә алып барыла
Язылу өчен телефон номеры: 8 (843) 590-80-67 или 8 (843) 590-80-66
Җыелу урыны – Казан, Пригородная 1, зиратның үзәк капкасы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев