Логотип Идель
Яңалыклар

Татар китабы йорты үзенчәлекле экскурсиягә чакыра

Экскурсиядә Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында чагылган медицина темасы һәръяклап ачыла.

25 март көнне Татар китабы йортында беренче тапкыр медицина темасына багышланган экскурсия тәкъдим ителәчәк!

Шулай ук биредә әдәбиятта әлеге теманың гәүдәләнеше, урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр дәвалау үзенчәлекләре, ил күләмендә чәчәк, холера кебек эпидемияләр белән барган көрәш тә күрсәтелер дип көтелә.

Экскурсиядә Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында чагылган медицина темасы һәръяклап ачыла. 1911 нче елда Казан император университетын тәмамлаган профессор Әбүзәр Гиреевич, яшь табибә Гөлшәһидә, Мансур һ.б. образлар аша Казан шифаханәләренең берсендә барган вакыйгалар бәян ителә.


Вакыты - 15:00.  Керү түләүсез

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев