Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Татар китабы йортында биографик китап тәкъдим итү кичәсе

Татар китабы йортында шагыйрь язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, танылган дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе үтә.

Татар китабы йортында шагыйрь язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, танылган дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе үтә.

Дипломат Йолдыз Хәлиуллинның кырык елга якын гомере СССР һәм Россия Федерациясенең Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Мальдивлар, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казакъстандагы илчелекләре белән бәйле, егерме елдан артыгын галимлек, язучылык эшчәнлеге алып тора. Ул - дипломатиянең тарихы һәм бүгенгесе, тышкы сәясәт, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, Арктика, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият, Шәрык һәм башка өлкәләргә караган егермегә якын китап, йөзләгән мәкалә авторы.

Реклама

Биографик басмага Йолдыз Хәлиуллинның тормыш юлын тасвирлаган мәгълүматтан тыш, аның әдәби-публицистик һәм гыйльми эшчәнлеген бәян иткән язмалар да кергән. Галимнең язучы Әмирхан Еники белән алышкан хатлары исә аеруча зур кызыксыну уята.

Чарада китапның рус һәм татар телләрендә чыгарылган ике басмасы тәкъдим ителә. Китап Казанда «Ак Бүре» нәшриятында бастырылды.

15 нче апрель
14:00да
Керү ирекле
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 590-80-67

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев