Татар китабы йортында Иртәнге алмалы чәй
Июль һәм август айларында Шәриф Камал яшәгән йорт иртәләрен дә, кичләрен дә музей кунаклары өчен кызыклы программалар тәкъдим итте.
Татар китабы йорты «Йортта — җәй» акциясенең соңгы чараларына дәшә. Июль һәм август айларында Шәриф Камал яшәгән йорт иртәләрен дә, кичләрен дә музей кунаклары өчен кызыклы программалар тәкъдим итте.
26 август, җомга иртәсендә, Татар китабы йортында иртәнге алмалы чәй тантанасы үткәреләчәк. Кунакларга хуш исле алмалы чәй һәм тәм-томнар тәкъдим ителәчәк, ләкин программаның үзәгендә музей кунаклары һәм аларның аралашуы булачак.
Күренекле татар язучылары кунакта булган йортның яшәеше һәм әдәбият турында сөйләшербез, тынлыкның кадерен белергә өйрәнербез, шигырьләр укырбыз һәм хәтта Йосыф китабын көйләп карарбыз.
Шәриф Камал йортындагы иртәнең мохитен тоярга теләсәгез, музейга рәхим итегез.
26 август
08:00
Билет бәясе — 400 сум. Билет бәясенә туклану кертелгән. Карта яисә кулдагы акча белән түләү музей кассасында, шулай ук теркәлү сайтында түләү каралган.
Урыннар саны чикле, алдан теркәлеп кую сорала: http://yort.tatar/summer
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев