Логотип Идель
Яңалыклар

Татар китабы йортында Халыкара музейлар көне

Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап, Халыкара музейлар киңәшмәсендә совет делегациясе тәкъдиме белән, ел саен үткәрелә.

18 май — Халыкара музейлар көнендә Татар китабы йортына һәм чараларга керү түләүсез булачак.

Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап, Халыкара музейлар киңәшмәсендә совет делегациясе тәкъдиме белән, ел саен үткәрелә. Бу көнне күп кенә музейлар ишекләрен барлык кунакларга да ача, кызыклы һәм файдалы чаралар оештырыла.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры түбәндәге программаны тәкъдим итә:

12:00  – Аралашу: Шәриф Камалның туганнары  — Байгилдиевләр нәселе вәкилләре белән очрашу һәм уникаль документлар һәм фотоархив белән танышу.
14:00  –  Экскурсия: «Татар китабы тарихы: пергаменттан цифрага кадәр».
17:00  –  Лекторий: «Шәриф Камал – кеше күңелләре рәссамы».
Көн дәвамында музей кунаклары татар галимнәре һәм язучыларының шәхси китапларыннан җыелган китапханә фонды һәм «Казан утлары» журналының 100-еллыгына багышланган күргәзмә белән таныша алачак. Шулай ук музей кунакларын Казанның атаклы урамнары буйлап тарихи виртуаль экскурсия көтә. 

Барлык чараларга да керү түләүсез, алдан теркәлү шарт.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67

Чыганак: Татар китабы йорты матбугат хезмәте

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев