Татар китабы йортында концерт-спектакль. “Истәлек өчен...”
Очрашу һәм аерылышу – бер җепнең ике башы кебек. Алар арасында мәңгегә хәтергә уелып калырлык матур вакыйгалар, бергә үткәргән көннәрнең якты истәлеге бар.
Очрашу һәм аерылышу – бер җепнең ике башы кебек. Алар арасында мәңгегә хәтергә уелып калырлык матур вакыйгалар, бергә үткәргән көннәрнең якты истәлеге бар. Очрашу һәм аерылышу һәркем тормышында була торган хәл. Дуслар, сөйгән яр, шулар белән беррәттән яшьлек белән хушлашу. Болар турында гадәттә безгә истәлек өчен дип төшкән уртак фотосурәтләр, бергә йөргән урыннар һәм бергә көйләгән җырлар сөйли. “Истәлек өчен” тамашасы – хисләргә бай, саф мәхәббәт тулы шигърият, лирик җырлар, якты истәлекләр кушылмасы.
Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә.
“Истәлек өчен” тамашасының жанры – концерт-спектакль. Сәхнә тамашалары арасыннан соңгы вакытта әлеге жанрга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк. Тамашаның поэтик-драматик тукымасын классик һәм яшь татар шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, хыянәт, тормыш, яшәеш турындагы шигырьләре тәшкил итә. Концерт программасында – шул ук темага кагылышлы халык һәм ретро-җырлар.
Катнашалар:
Егет – Илфак Хафизов
Кыз – Айсылу Мөсәлләмова
Диктор – Тәлгать Хаматшин, Татарстанның халык артисты.
Җырчылар:
Рөстәм Егоров
Әнис Шакиров
Илгиз Мөхетдинов
“Болгар кызлары” триосы
Рәмис Габдулхаев
Музыкантлар:
Айгөл Зәйнуллина
Ильяс Фәрхуллин
Камил Гайнетдинов
16 июнь
19:00
200 сум
Билетлар музей кассасында
Теркәлү өчен телефон: (843) 590-80-67
Татар китабы йорты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев