Логотип Идель
Яңалыклар

Татар китабы йортында «Рудольф Нуриев. Рудик» фильмын карау оештырыла

Бөек биюче Рудольф Нуриевка 17 мартта 85 яшь тулыр иде. «Оча торган татар» турында меңләгән легенда йөридер, мөгаен.

Бөек биюче Рудольф Нуриевка 17 мартта 85 яшь тулыр иде. «Оча торган татар» турында меңләгән легенда йөридер, мөгаен. Дөнья сәнгате тарихына кереп калган даһи биюченең балачагы турында исә 2014 елда Рабит Батулла сценарие нигезендә нәфис фильм төшерелде. Ул «Рудольф Нуриев. Рудик» дип атала.

17 март көнне 17.00дә Татар китабы йортында әлеге фильмны карау һәм сценарий авторы, язучы Рабит Батулла катнашында фикер алышу оештырыла. Рәхим итегез!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев