Логотип Идель
Яңалыклар

Татар китабы йортында татарлардан беренче фәлсәфә докторы һәм профессоры Мансур Абдрахмановны искә алачаклар

Быел фәлсәфәче Мансур Абдрахмановның тууына 110 ел тулды. Ул заманында Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультеты деканы була, 1956 елдан башлап тормышының соңгы көненә кадәр диалектик һәм тарихи материализм кафедрасын җитәкли

Быел фәлсәфәче Мансур Абдрахмановның тууына 110 ел тулды. Ул заманында Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультеты деканы була, 1956 елдан башлап тормышының соңгы көненә кадәр диалектик һәм тарихи материализм кафедрасын җитәкли. Университетның фәнни эшчәнлек өчен җаваплы проректоры эшен дә алып бара, ә 1963 – 1967 елларда Татарстанның ул вакытта иң зур дәүләт вазыйфасын били: ТАССР Югары Советы рәисе була.

1966 елда М.Абдрахманов фәлсәфә буенча татарча беренче вуз дәреслеген яза, шул рәвешле, республикада татарча фәлсәфи белем бирүгә нигез сала.
Татар китабы йортында әлеге шәхеснең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә, шулай ук татар телендә фәлсәфә фәннәрен укыту тарихына багышланган дискуссия үтәчәк.

Дискуссиядә Казан федераль университетының гомуми фәлсәфә кафедрасы, диннәрне өйрәнү кафедрасы белгечләре, галимнәр һәм журналистлар катнашачак.

Чара 17 июнь, җомга көнне 11:00 үтә.
Казан, Островский урамы, 15 йорт (Татар китабы йорты)

+7 (843) 590-80-67
+79370004907 (А.Шәйхин)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев