Логотип Идель
Яңалыклар

"ТАТАР КЫЗЫ -2021". ТАШКЕНТ ФИНАЛИСТЛАРНЫ КӨТӘ!

Бүгенге көндә «Татар кызы» бәйгесе Россия һәм якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче проектларның берсе. Менә инде 10 ел дәвамында бәйгедә 12 чит ил һәм Россиянең 60 тебәгеннән татар кызлары катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2021 нче ел дәвамында Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекциясе белән берлектә «Татар кызы 2021» бәйгесен уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү — бәйгенең төп максаты.

Бүгенге көндә «Татар кызы» бәйгесе Россия һәм якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче проектларның берсе. Менә инде 10 ел дәвамында бәйгедә 12 чит ил һәм Россиянең 60 тебәгеннән татар кызлары катнашты. 2019 елны Ижау шәһәрендә узган Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Үзбәкстан Республикасы вәкиле җиңү яулады һәм 2021 елны бәйгене Узбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәре кабул итәчәк.

Бәйгенең финалы 29 октябрь көнне Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә узачак. 18 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Казан шәһәрендә катнашучы кызларның белем бирү, мәдәни һәм бәйгенең финалына әзерлек программасы барачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев