Яңалыклар
«Татар моңы» халыкара фестивалендә җиңүчеләр билгеле
2018 елдан башлап, ел саен үткәрелгән конкурска, быел Илһам Шакиров исеме бирелде.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. 2018 елдан башлап, ел саен үткәрелгән конкурска, быел Илһам Шакиров исеме бирелде.
«Татар моңы»ның дүрт номинация буенча җиңүчеләре акчалата бүләкләргә, дипломнарга ия булды.
Җиңүчеләр:
- «Халык җыры» номинациясендә – Алинә Гыйльметдинова
- «Инструменталь башкаручы»да – Алмаз Ахунов
- «Эстрада вокалы» номинациясендә Вилнур Әдилов белән Гөлназ Муллаәхмәтова
- «Академик вокал» номинациясендә Диләрә Төхвәтуллина һәм Илгиз Мөхетдинов
Фото: Зилә Мөбәрәкшина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев