-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татар моңын рус теленә күчерсәң ни була
Соңгы арада татар җырчылары русча җырлый башлады әле. Бу модага иярүме, популярлыкка ирешергә тырышумы - аңлашылмый. Ләкин гомер буе татарча җырлаган кеше җырлау стилен үзгәртмичә русча җырлый башлагач, бик кызык, хәтта көлке яңгырый. Бигрәк тә бу җырчы тарафыннан шаярту буларак түгел, ә җитди кабул ителсә. Моны Гүзәл Уразованың яңа чыккан русча "Любили" җырына шелтә фикер итеп язуым. Ул җырның бер минутын да тыңлый алмадым.
Рус җырчылары татарча җырлаганда колакка шактый ятышлы яңгырарга мөмкин. Әлбәттә, моң турында әйтеп тә торасы юк. Чит телдә җырлаучыларның гына түгел, үзләрен татар дип атап җырлаучыларның кайберләре дә моңның ни икәнен белми. Җыр сүзләрен аңламагач, җырдагы моңгы ничек аңларга кирәк? Шулай да кемдер синең телеңдә җырларга тырышканда күңелгә май булып ята. Ә менә татар җырчылары русча җырлаганда бөтенләй дә сәер яңгырый.
Моның турында шаяртып Камал театры актерлары үзләнечә рус җырын татар моңы белән җырлап күрсәткәннәр иде:
Раил Шамсуаров җырында моңны да саклап калган, тамашачаны да көлдерә, матур итеп җырлый да алган. Ләкин бу аерым осалык, үз-үзеңә юмор белән карау тәлап итә.
Тагын бер шәхсән миңа кызык тоелган бер җыр. Айдар Галимовның "Не взрывай" җыры. Айдар Галимовның тавышын русча ишетү гомумән сәер. Ләкин җыры матур. Шулай да тыңлаткан руслар барысы да "борын җыера".
Автор: Тәнкыйть абый
Игътибар! Редакция фикере автор фикере белән туры килмәскә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз