Логотип Идель
Яңалыклар

"ТАТАР РУХЫ ҺӘМ КАЛӘМ": КЕМНӘР ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ?

«Татар рухы һәм каләм» Х Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

«Татар рухы һәм каләм» Х Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Быел бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителгән иде:

1. «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»

2. «Теле барның – иле бар». 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал.

3. «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә

Фәгыйлә Шакирова (ФӘГЫЙЛӘ ШАКИРОВА ютуб-каналы), Фәнил Нигъмәтҗанов (“Теләче” газетасы), Фәния Әхмәтҗанова (“Ватаным Татарстан” газетасы) җиңү яулады.

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә “Идел” журналы, «Аргументы и факты – Регион» (Татарстан) газетасы, “Яңа гасыр” каналының “7дней” редакцияләре җиңүчеләр дип табылды.

«Теле барның – иле бар». 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал исеменә Илдар Еникиев (БТК Башкортстандагы вәкиллеге), Сөембикә Кашапова (”Мәдәни җомга” газетасы), Эльвира Мозаффарова (”Ирек мәйданы” газетасы) эшләре лаек дип табылды.

Һәрбер номинациядә җиңүчегә  акчалата премия һәм диплом биреләчәк. Шулай ук жюриларның тәкъдиме буенча түбәндәге катнашучыларга “Рәхмәт хатлары” һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кыямова Мөршидә Галләм кызы / “Идел”журналы
“Апас-информ” / җит. Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы
Ахунова Зәлия Рәфис кызы /  “Бәхет ачкычы” радио тапшыруы
Мөбәрәкшина Зилә Нияз кызы / “Татар-информ” МА
“Тол буйлары” ТРК / җит. Габделхакова Җәүһәрия Сәетгали кызы
Нигъмәтҗанов Ирек Гарифулла улы / “Гаилә һәм мәктәп” журналы
“Без бергә”газетасы редакциясе
“Яңа Гасыр “ТРК” АҖ Яңалыклар хезмәте / “Ай да Татарстан”сюжетлар циклы
“Яңа Гасыр “ТРК” АҖ / “Ком сәгате” тапшырулары
“Хозур” нәшрият йорты / җит. Хәмидуллин Ришат Әхтәм улы
Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы / “Актаныш-информ»
“Яңа Гасыр “ТРК” АҖ / “Без-татарлар”фильмы
Сафиуллина Рузия Фәхим кызы /”Идел”журналы
“Болгар” радиосы / “Яңа Гасыр “ТРК”АҖ
“Казан утлары” журналы /җит. Галиуллин Рөстәм Госман улы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев