-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татар стратегиясе - ул җырчылар да
Шушы көннәрдә Мәскәүдә Ришат Төхвәтуллинның 30 яшьлегенә багышланган юбилей тамашасы узды. Татар җырчысының концерты башкаланың Crocus City Hall кебек затлы залындаузуы, халыкның күпләп җыелуы Мәскәүдә татар моңына, җырына ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Гадәт буенча үзебезнең яктан концертка халык җәлеп итәргә тырыштык.
Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасының яшь сандугачы, өмете. Башкортстанда туып үсеп, Татарстанда иҗат иткән егет чираттагы концертында татар һәм башкорт мәдәниятен берләштерде. Татарча җырлап кына калмады, тамашачы башкорт биюләре белән дә хозурланды. Концертка башкорт һәм Башкортстан кешеләре дә күп килгән иде. Шулай итеп Ришат Төхвәтуллин ике халыкны, ике республиканы рухи яктан берләштерде.
Билгеле, тамаша бик яхшы узды. Концертның тулысынча татарча гына узуы милләттәшләребезгә аеруча хуш килде. Концерт барышында мине ике фикер уйландырды. Беренчесе – татар җырчыларына Элвин Грей мисалында фан-клублар оештырырга кирәк. Бигрәк тә, Татарстаннан читтәге зур шәһәрләрдә. Бу тамашага халык җыярга да ярдәм итәр иде. Аннан яшьләрне милли мәдәният тирәсендә берләштерер иде. Икенчесе – бүген эстрада татар халкына иң көчле тәэсир итә торган институт. Татарда чынлап торып татар эстрадасы институты формалашып килә. Чөнки халык конуертларга агылып йөри әле, җырларны яратып тыңлый. Миңа калса, һәрбер милләтпәрвар җырчы үз концертларында халыкка татар телен саклау, балаларга өйрәтү турында мөрәҗәгать итә башласа, нәтиҗәсе булыр иде. Шулай ук татар җырчылары татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашырганда да зур ярдәм итә ала. Чөнки аларның аудиорияс бик зур. Бу халыкның үзенә дә, җырчыларга да файдалы булыр иде. Ник дигәндә, татар теле бетә барса, җырчыларның да аудиторися кимиячәк. Әгәр татар стратегиясен бергәләп гамәлгә куябыз икән, җырчыларга тыңларга халык артыр иде. Татар конгрессында стратегия турында милли җанлы җырчылар белән очрашу уздыру да урынлы булыр иде.
Гомумән алганда, Ришат Төхвәтуллинның Мәскәү концерты гади тамаша гына булып калмыйча, милли фикерләр дә уятты. Уйлансаң, уйланырга җирлек юк түгел.
Гөлнара Яруллина, “Мәскәү татар Штабы” координаторы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз