Логотип Идель
Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Былтыр бәйгегә гаризаларын 3500 кеше җибәргән булган, быел исә, оештыручылар фикеренчә, гаризалар тагын да күбрәк булыр дип көтелә.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Бүген "Татмедиа"да узган матбугат конференциясе әлеге темага багышланды. 

Быел «Татар сүзе» берничә категория буенча үткәрелә. Матбугат конференциядә оештыручылар катнашучыларның яше 0+ дип билгеләгән булса да, рәсми сайтта киләсе яшь номинацияләре күрсәтелгән: 

- 7 яшькә кадәр булган катнашучылар,

- 8-13 яшькә кадәр,

- 14 яшьтән 17 яшькә кадәр,

- 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. 

Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Быелгы конкурсның яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала.

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге бик зур дәрәҗәле һәм халкыбыз өчен мөһим мәдәни ел вакыйгасы булып санала. Шуңа күрә татар халкына мөрәҗәгать итәм: катнашыгыз, бу бәйге бик кирәк. 

Конкурсның жюри составына килгәндә, алар: Рамил Төхвәтуллин, Разил Вәлиев, Луара Шакирҗанова, Ркаил Зәйдулла, Ирек Хафизов, Илдар Хәйруллин.

Катнашучылар туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен яки үзләре язган әсәрләрне башкарып видеога төшерергә һәм туры килгән номинациияне билгеләп видеоны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына юлларга тиеш. Моннан тыш катнашучылар сылтама буенча анкета да тутырырга тиеш.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд - 1500 000 сум.

Әлеге чара нәтиҗәләре буенча март - апрель айларында, елдагыча концерт оештырылачак.

фотолар: Солтан Исхаков

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев