Логотип Идель
Яңалыклар

«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр филармониянең электрон адресына (tatarsuze@tatfil.ru) яки +7 (919) 690-04-22 WhatsApp номерына видеоязма җибәрергә һәм катнашучылар өчен гариза формасын тутырырга кирәк.

Бәйге шигырь, мәсәл, проза, шигъри гаилә, автор-башкаручы, профессионал номинацияләрендә була.

Нәтиҗәләр 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә Гала-концертта игълан ителәчәк.

Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим итә һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев