Логотип Идель
Яңалыклар

«Татар теле рәисе» исеменә кем лаек булыр?

Бәйгедә татар телен һәм мәдәниятен үстерү яклы булган, социаль челтәрләрдә актив булган һәркем катнаша ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» билгеләү буенча бәйге игълан итә. Әлеге бәйгедә җиңүче горурланып «Татар теле рәисе» исемен йөртәчәк һәм ел әйләнәсендә милли чараларда махсус кунак буларак катнашачак!

Бәйгедә татар телен һәм мәдәниятен үстерү яклы булган, социаль челтәрләрдә актив булган һәркем катнаша ала.

Бәйгенең шарты: 13-26 апрель көннәрендә социаль челтәрләрегездә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, җәмгыятьтә татар теленең роле һәм башка телгә кагылышлы фикерләрегез турында актив сөйләргә кирәк. Иң мөһиме: һәр постка #ТатарТеле2023 хештегын куярга онытмагыз!

Бәйге кысаларында ниләр эшләргә мөмкин:
- сәхифәңдәге фотога «Мин татарча сөйләшәм» сүзтезмәсен өстәргә яки акциянең логотибын куярга;
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең афишасын үз битеңә алырга;
⁃ «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә бәйле чаралар белән бүлешергә;
⁃ «че гуглит татар кызы» яки башка татар пабликаларына юмористик характердагы мем һәм постлар тәкъдим итәргә;
- татар телен өйрәнүнең мөһимлеге; ана телен көнкүрештә куллануыгыз турында постлар чыгарыга.

Фантазиягә чикләр юк! 

Җиңүче 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан ителәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев