Логотип Идель
Яңалыклар

Татар телен өйрәнү өчен иң яхшы проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә

Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер ай вакыт калып бара.

Конкурста Казан мәктәпләре укучылары (5-11 сыйныфлар) һәм Казанда яшәүче 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Гомуми приз фонды – ике миллион сум.

«Бәйге оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар. Гаризаларны 9 июльгә кадәр сайтта тутырырга кирәк, нигезләмә белән тулырак сайтта танышып була», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев