Логотип Идель
Яңалыклар

Татар телендәге язуларда хата тап - бәләк от!

Бәйгегә сентябрьдә йомгак ясау ниятләнә. Хаталар турында иң күп җибәргән 10 кеше җиңүче булачак. Аларның барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

1 мартта элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик атамаларда, юл күрсәткечләрендә, торак йортлардагы аншлагларда хаталы татарча язуларны эзләү буенча II бәйге башланды. Ул Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелә .

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Ошибки в названиях и надписях” категориясендә хәбәр калдырган һәр кеше автомат рәвештә бәйгедә катнашучы булып санала. Әмма бер мөһим шарты бар: бәйгедә катнашучы Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән булырга тиеш.

Хаталы язу фотосурәте яки рус телендәге язуның татарчага тәрҗемә ителмәгән булуын күрсәткән фотосурәтләр кабул ителә, шулай ук  элмә тактаның кайда урнашканы (адресы) күрсәтелергә тиеш.

Бәйгегә сентябрьдә йомгак ясау ниятләнә. Хаталар турында иң күп җибәргән 10 кеше җиңүче булачак. Аларның барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: татар телендәге атамаларда хаталар эзләү буенча тәүге конкурс узган елның февраленнән сентябрьгә кадәр узды. Сигез ай эчендә барлыгы 3,5 меңнән артыграк хәбәр алынды. МГУ студенты, Лениногорск районы егете Тәлгать Хөснетдинов, “Халык контроле”ндә хаталар турында 2 меңнән артыграк хәбәр калдырып, бәйге җиңүчесенә әйләнде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев