Логотип Идель
Яңалыклар

Татар телле имамнар әзерләү эшен көчәйтәчәкләр

Татарстанның ислам уку йортлары республика мәчетләре өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен кадрлар әзерли: бу белгечләргә Россиянең татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә ихтыяҗ зур.

Казанда Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы уза. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында аның пленар утырышы үтте. Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 350дән артык мөгаллимне җыелса, кичә мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе системасындагы проблемалар буенча фикер алышу узды.  Аралашу Татарстанның гына түгел, Саратов, Оренбург, Уфа һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һөнәри уку йортлары директорлары, мөгаллимнәре катнашында узды. Форумны Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды, дип хәбәр итә Татарстанның Диния нәзарәте

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, пленар утырышта ясалган чыгышларда Татарстан һәм Россия өммәте ихтыяҗы өчен конкурентлыкка сәләтле татар телле имамнар әзерләү темасы кызыл җеп булып сузылды. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе моның кирәклеген ассызыклады һәм проблеманы чишү юлларын тәкъдим итте.
Бу мәсьәләгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым игътибар бирде. Ул чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның ислам уку йортлары республика мәчетләре өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен кадрлар әзерли: бу белгечләргә Россиянең татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә ихтыяҗ зур. Димәк, имамнар татар телен белмәсә, конкурентлыкка сәләтен югалтачак. Шул ук вакытта Камил хәзрәт искәрткәнчә, Татарстанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары, беренче чиратта, республика өммәте өметен канәгатьләндерергә һәм уку процессын аның ихтыяҗларыннан чыгып оештырырга тиеш.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев