ТАТАР ТОКЫМЛЫ АТЛАР
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә татар токымлы атларны үрчетү планнарына багышланган эшлекле киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә татар токымлы атларны үрчетү планнарына багышланган эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, “Н.Э. Бауман ис. КДВМА” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.
Очрашуда катнашучылар селекция-нәсел эшен алга таба үстерү һәм татар атларының нәсел сыйфатларын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
“Хәзерге вакытта безнең алда түбәндәге бурычлар тора, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов. – Болар - татар атлары токымының тиешле стандартларына туры килми торган атларны аралап, токымның сыйфатын һәм чисталыгын яхшырту, алынган үрчемнең сыйфатын бәяләү, аларны исәпкә алуны һәм теркәүне дөрес алып бару, үз вакытында чиплау, атларны Татарстан Республикасында уздырыла торган ат спорты чараларына әзерләү”.
Ришат Зарипов нәсел эше буенча эшкә йомгаклар ясады. Ул нәсел исәбен алып бару һәм нәсел таныклыкларын төзү үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин башка төбәкләрдән атлар алып кайтканда ветеринария таләпләренең үтәлергә тиешлеге турында искәртте.
Татар токымлы атларны үрчетү планнарын тормышка ашыру хакында фикер алышу нәтиҗәләре буенча түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- 2022 - 2032 елларга татар токымлы атларның продуктивлыгын һәм токым сыйфатларын камилләштерү буенча селекция планын булдыру юнәлешендә эш алып барырга;
- җитештерүчеләрнең төп бияләре һәм айгырлары реестрын булдырырга;
- токым стандарты буенча сайлап алынган яшь малларны анасыннан аерып алганчы чипларга, аннары исәпкә алу Китабына кертергә.
Шулай ук «Ат көне» бәйрәме программасына татар токымлы атларны 40 һәм 60 км дистанциядә йөгерешкә, шулай ук аерым ат чабышларда катнашуга кертергә, дип хәл ителде. Моннан тыш, Казан ипподромында татар токымлы атларны ел саен Рингка чыгару планлаштырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев