Логотип Идель
Яңалыклар

«Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим итәчәкләр

Шулай ук «Татар кызы каһарман була аламы?» дигән темага дискуссия оештырылачак.

3 февраль 15.00 сәгатьтә Милли китапханәнең күргәзмә залында «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим итәчәкләр.

«Татар хатын-кызлары» - ул дүрт каһарман турында сөйләүче хикәяләр: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Берлеге каһарманы Мәгубә Сыртланова.

Җыентыкак текстларны Рәдиф Кашапов язган. Рәссамнар: Наталья Якунина (Өфә), Юлия Галиәкбәрова (Казан), Руслан Ибраһимов (Казан), Арина Филиппова (Раменское). Проект җитәкчесе - Регина Гаязова.

3 февральдә команда комиксны ничек җитештегәннәре турында сөйләячәк. «Мастера» платформасы үзенең эшчәнлеге турында бәян итәчәк. Шулай ук «Татар кызы каһарман була аламы?» дигән темага дискуссия оештырылачак.

Игътибар: чара татар телендә барачак (аерым очракларда сөйләүчеләр русчага күчә ала), диелә хәбәрдә.

Регистрациягә сылтама.

Әлеге комиксларның өзекләре һәм аларның каһарманнары турында мәгълүмат журналыбызның ноябрь һәм декабрь саннарында урын алды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев