Татар яшьләре көннәре якынлаша
“Татар яшьләре көннәренә дә, “Милләтебез хәзинәләре” яшьләр аланына да татар телен начар белә торган балалар килә.
1-5 сентябрь көннәрендә башкалабыз Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан 180 делегатны кабул итәчәк. Дөньяның төрле почмакларында таралып яшәүче яшьләрне туплый торган чара быел 32 нче тапкыр оештырыла.
Делегатлар өчен белем бирү һәм күңел ачу программасы әзерләнгән. Программада мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре каралган. Мисал өчен, татар теле дәресләрен галим, дәреслекләр авторы Николай Максимов алып барачак, ә тарих серләренә төшендерергә фәннәр докторы Фаяз Хуҗинны чакырдык, дип хәбәр итте “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова.
“Татар яшьләре көннәренә дә, “Милләтебез хәзинәләре” яшьләр аланына да татар телен начар белә торган балалар килә. Әлбәттә, тел белү дәрәҗәсе югарырак булган регионнар да бар. Башкортстан, Пермь, Самара өлкәләре, Ульян мәсәлән. Биш көндә татар теленә өйрәтеп булмый, әмма бу [татар теле дәресләре] яшьләр өчен “волшебный пендель” бирер, этәргеч булыр, дип өметләнәбез, – ди федераль татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрапова.
Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, кул эшләре, журналистика, актерлык осталыгы, проект эшчәнлеге өлкәләрен дә колачлаячак. Спикерлар итеп милли киемнәр модельеры Ләйсән Хаҗиева, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, Г. Кариев театры директоры Луиза Шарова, Г. Камал театры артисты Артур Шәйдуллин һ.б. чакырулы.
Катнашучылар өчен төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә каралган, дип хәбәр итә “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре. Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү дә көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев