Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча элмә такталарда хаталарны ачыклау бәйгесе игълан ителде

Җиңңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс уза. Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.

Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша юлларга кирәк. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырасың, аннары авторизация үтәсең һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайлыйсың. 

Мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Җиңңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев