Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча сүз байлыгын билгеләүче интернет-проект барлыкка килде

Оештыручы Илдар Әюпов үзе сөйләгәнчә, проектның максаты - конкрет кешенең татар телен белү дәрәҗәсенә объектив бәя бирү

Интернетта татар теленең сүзлек байлыгын бәяли торган «Сүз байлыгы» дип исемләнгән бушлай тест барлыкка килде, дип хәбәр итә Белем.ру порталы.

Әлеге тест сүз байлыгын үлчи. Озынлыгы — 3 минут. Ахырдан нәтиҗәне башкаларныкы белән чагыштырып була.

Оештыручы Илдар Әюпов үзе сөйләгәнчә, проектның максаты - конкрет кешенең татар телен белү дәрәҗәсенә объектив бәя бирү, шулай ук тулаем татар телен популярлаштыру. 

Тест: https://www.myvocab.info/ta

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев