Логотип Идель
Яңалыклар

Татарда яңа җыр туды!

“Җырга әверелгән ярсулар”. Танылган шагыйрә Луиза Янсуарның әнә шул исемдә өр яңа җыры дөньяга аваз салды. Әсәрнең композиторы музыкант, баянчы Айрат Шәфыйков. Җырны яшь җырчы Сөмбел Кыямова башкара.

“Җырга әверелгән ярсулар”. Танылган шагыйрә Луиза Янсуарның әнә шул исемдә  өр яңа җыры дөньяга аваз салды. Әсәрнең композиторы музыкант, баянчы Айрат Шәфыйков. Җырны яшь җырчы Сөмбел Кыямова башкара.

Яшерен батырын түгел, яшьләр арасында  баянга кушылып җырларга батырчылык иткән җырчыларыбыз бик сирәк. Гомумән баян өчен махсус язылган әсәрләрне дә ишетми башладык кебек инде. 

-    Янсуарның шигырьләрен даими укып барам. Үземә ошаганнарын билгеләп барам. Бу сүзләрне дә тамгалап куйган идем. Җыр ике ел элек язылды. Ләкин минем аны баянга эшкәртәсем килде. Баянга кушылып җырларлык музыкаль әсәрләр татарда бар, ләкин профессиональ аккомпанемент белән эшләнгәннәре юк. Татар музыка сәнгатендә бу зур проблема булып тора. Менә бу зур мәсьәләне әлеге җыр үрнәгендә хәл итеп карыйсым килде. Бу проектта баянның мөмкинлекләрен күрсәтәсем килде. Гомумән экспремент та эшләп карыйсым  килде. Җыр башкаручысынике елдан соң үзе эзләп тапты, ди җырның композиторы Айрат Шәфыйков. 

Какты җанга,
Түгелмичә калды,
Өзелердәй булды сулышым...
Күкрәгемне айкап, 
Ярала Моң,
Тере дулкын төсле тулышып.

“Луиза Янсуарның иҗатын гомумән үз итәм. Репертуарымда аның әсәрләре моңарчы бар иде, - ди Сөмбел Кыямова. - Мин аның дүрт җырын башкарам: “Нигә соңардың”, “Югалма”, “Мин җыр көйләрмен тагын”. Шагыйрә Янсуарга ихласлык хас дип уйлыйм. Аның шигырьләре мәгънәле, фикерле. Айрат белән консерваториядә укыганда ук таныш. Ул бик көчле музыкант. Баян партиясен  үзе башкарды. Җыр тавышыма бик җиңел ятты, шагыйрь һәм композитор белән бер дулкында икәнемне аңладым.”

 

"Идел" журналында Сөмбел Кыямова турында язма чыккан иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев