Логотип Идель
Яңалыклар

«ТАТАРКИНО» КАСТИНГКА ЧАКЫРА!

Танылган татар язучысы Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмга 20 апрель көнне «Татаркино» учреждениесе бинасында кастинг узачак.

Танылган татар язучысы Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмга 20 апрель көнне «Татаркино» учреждениесе бинасында кастинг узачак.

Кинотасманың иҗат төркеме – «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров.

Фильмның иҗат төркеме түбәндәге рольләрне башкаручыларны сайлап алачак:
Төз гәүдәле, харизмалы, спорт яратучы 25-28 яшьлек егет.
Нәфис гәүдәле, зәвыклы, табигый чибәрлеген югалтмаган 25-28 яшьлек кыз.
Тулы гәүдәле 40 яшьлек ир.
12-13 яшьлек ике яшүсмер егет. 
Кызлар кебек нәфис, чибәр, елмаюлы карашлы 35 яшьлек ханым. 
17 яшьлек нәфис гәүдәле кыз. Җырлый белүе шарт.
20 яшьлек елмаюлы карашлы, ябык гәүдәле егет.
65-66 яшьлек ханым.
65-66 яшьлек кыска буйлы, тулы гәүдәле карт.
12 яшьлек озын толымлы, шат йөзле кыз.
35 яшьлек озынлы, төз буйлы хатын-кыз.
25 яшьлек уртача төз буйлы егет.
18 яшьлек уртача буйлы, нәфис кыз.
Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора. 
    
Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр.
Башлана: 10:00.
Алдан язылу өчен сылтама:  https://docs.google.com/spreadsheets/d/1OdO2V_bKQWNJJtaLgE5Z-5ZqeudUBMPYaPqPYZocGR4/edit?usp=sharing

Өстәмә мәгълүмат: +79539993675 (Ландыш Гарифуллина)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев