«Татаркино» Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештыра
12 июньдә «Татаркино» Россия көне уңаеннан ачык һавада кино күрсәтү, патриотик шоу һәм концерт оештыра. Бәйрәм программасы Зәйни Солтан скверында 19:30да башланачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
12 июньдә "Татаркино ""Кино һәм музыка" проекты кысаларында Россия көненә патриотик чара оештыра. Килгән кунакларны Казанның «The Road» рок мәктәбе укучылары чыгышлары, шулай ук ябык типтагы Раифа махсус училищесының кадет корпусы тәрбияләнүчеләренең патриотик тамаша көтә. Бәйрәм ачык һавада «Без – 41нче ел балалары» дигән Татарстан фильмын күрсәтү белән тәмамланачак. Картина русча дубляж белән күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә "Татаркино".
"Без – 41нче ел балалары" сугыш вакытында 14-15 яшьлек Татарстан яшүсмерләренең педагогия училищесында укулары турындагы фильм. Сценарий авторы - Әлфирә Мәһдиева, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Картина халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшерелгән. Фильмны төшерүгә финанслау «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» республика дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Фильмның бер өлеше язучының туган ягында, Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелә. Актерларның күпчелеге Казан театр училищесы студентлары һәм шушы уку йортын тәмамлаган яшьләр.
Россия көне уңаеннан бәйрәмне турыдан-туры трансляциясе «Татаркино»ның «Вконтакте» социаль челтәрендә оештырылачак.
Шул ук вакытта Зәйни Солтан скверындагы чара ачык һавада кино күрсәтүләр сериясен ачачак, аны «Татаркино» җәй көне «Иске Татар бистәсендә гаилә кино-каникуллары» проекты кысаларында оештыра. Бушлай сессияләр шимбә көнне булачак. Июнь-июль айларында кино күрсәтүләр 21 сәгатьтә, август аенда 20 сәгатьтә башланачак. Беренче даими кино күрсәтү 17 июньдә узачак. Тамашачылар хөкеменә "Артек, зур сәяхәт" фильмы тәкъдим ителәчәк.
Киләсе фильмнарны тамашачылар үзләре билгеләячәк аларга сайлап алу өчен берничә нәфис яки анимацион фильм тәкъдим итәчәкләр.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев