ТАТАРНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ШӘХЕСЛӘРЕ ЮТУБТА
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең Ютубта башлаган видеопроекты шактый яшь аудитория арасында зур кызыксыну тудырды.
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең Ютубта башлаган видеопроекты шактый яшь аудитория арасында зур кызыксыну тудырды.
Исегезгә төшереп узабыз. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү коллективы татарның күренекле шәхесләре хакында видеопроект башлап җибәргән иде. Ютуб каналында май аена кадәр 5-7 минутлык видеороликлар урнаштырылып барачак. Хәзерге вакытта Каюм Насыйри, Дәрдмәнд ,Бакый Урманче, Харис Якупов, Әлфия Авзалова һ.б. турында кызыклы видеолар чыкты инде.
Галимнәр белдергәнчә, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында даһи шәхесләребез турында бик күп материаллар саклана. Әлеге тарихи материаллар ярдәмендә гади халыкка аңлаешлы, әтрафлы мәгълүмат бирелә. Зәвык белән эшләнгән видеолар мәктәп программасында да куллану өчен үтемле әсбап булып тора.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев проектны татар телендә алып бара. Проект Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев