Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ «КРОССВЕР» СТИЛЕ

Җырчылар Артур Исламов белән Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясарга җыена.

Җырчылар Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясарга җыена.

Язның беренче көнендә, 1 мартта, республиканың шәһәрләре һәм районнары буйлап Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов һәм М.И.Глинка исемендәге халыкара конкурс лауреаты Эльза Заяриның зур гастроль туры башлана.

Иҗади тандем тамашачыларга үзләренең яңартылган «Бер сулышта» программасын тәкъдим итә. Үз чыгышларында җырчылар тамашачыларга татарча әсәрләрне башкаруның «кроссовер» дигән яңа стилен күрсәтәчәк. Ул бер җыр кысаларында бер жанрдан икенчесенә күчүне күзаллый.

"Безнең программаның үзенчәлеге - берничә музыкаль стильнең бергә үрелеп баруында. Универсаль башкаручылар буларак, без классиканы да, рок композицияләрен, совет чорында популяр эстрада җырларын да башкара алабыз", - ди Артур Исламов.

Концертта тамашачылар тере музыка атмосферасына чумачак. Аларның Эльза Заяриның нәфис һәм тылсымлы тавышын тыңларга, шулай ук Артур Исламовның драйвы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җанланырга мөмкинлеге булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев