Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Татарстан 2022 елда Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыю буенча лидерлар рәтенә кергән

Татарстаннан тыш, лидерлар рәтенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае кергән.

2022 елда Татарстан Бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар арасында 100 балл җыючылар саны буенча лидерлар рәтенә керде. Чыгарылыш сыйныф укучылары күпчелек очракта рус теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарны югары баллга тапшырган. Бу хакта Россия Хөкүмәте әзерләгән докладта әйтелә.

Узган уку елында Россиядә 6823 укучының 100 балл җыюы теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 1,5 меңгә кимрәк. Татарстаннан тыш, лидерлар рәтенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае кергән.

Реклама

Докладта билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА) сайлау буенча иң популяр фән җәмгыять белеме булган, аны чыгарылыш укучыларының 60 проценты, географияне 40,6 проценты һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләрен 35,5 проценты сайлаган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев