Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан БДИда 100 балл алучылар саны буенча лидерлар рәтендә

Татарстан укучылары БДИда сынатмаган. Быел да республика йомгаклау имтиханында 100 балл алучылар саны буенча лидер төбәкләр рәтендә.

Татарстан укучылары БДИда сынатмаган. Быел да республика йомгаклау имтиханында 100 балл алучылар саны буенча лидер төбәкләр рәтендә.

Быел Россиядә БДИ тапшыруга 680 меңнән артык кеше теркәлгән, аларның күбесе - быел мәктәпне тәмамлаган 11 нче сыйныф укучылары. БДИда иң популяр предметлар, элеккеге кебек үк, профильле дәрәҗәдәге математика һәм җәмгыять белеме булган. Информатика буенча имтихан бирүне сайлаган катнашучылар саны исә сизелерлек арткан. Экспертлар моны чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе үзләренең булачак һөнәри эшчәнлеген IT-өлкә белән бәйләргә теләүләре белән аңлата.

Барлык предметлар буенча уртача тест баллары якынча узган ел дәрәҗәсендә. БДИда иң югары 100 баллны 8 меңнән артык кеше җыя алган. Шул исәптән ике предмет буенча - 409 кеше, өч предмет буенча - 16 кеше 100 балл туплаган. Моннан тыш, бер чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы дүрт предмет буенча 400 балл алган - бу Дондагы Ростов укучысы.

Иң күп 100 баллылар рус телен һәм әдәбиятын тапшыручылар арасында. 100 балл җыйган укучылар саны буенча лидерлар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев