Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан белгечләре су коенырга ярамый торган урыннарны атады

Татарстанның биш пляжында суның сыйфаты яхшы булмау сәбәпле, су коенудан тыелырга кирәк.

Татарстанның биш пляжында суның сыйфаты яхшы булмау сәбәпле, су коенудан тыелырга кирәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Роспотребнадзор рекреацион зоналарда микробиологик, санитар-химик, паразитологик, вирусология һәм радиология күрсәткечләре буенча суның сыйфатына мониторинг үткәрә. Мондый мониторингны ведомство белгечләре коену сезоны дәвамында алып барачак.

Суны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, санитар-химик күрсәткечләргә Казандагы «Түбән Заречье» пляжы, Чаллы һәм Минзәләдәге шәһәр пляжлары туры килми.

Микробиологик күрсәткечләр буенча Яшел Үзәндә шәһәр пляжы һәм Кама Тамагы районындагы пляж су коенырга яраксыз. «Вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», – дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомство район хакимиятләренә, җаваплы юридик затларга су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр юллаган.

«Суның сыйфаты гигиена нормаларына туры килмәү сәбәпле, Идарә әлеге рекреация зоналарында су коенырга киңәш итми», - диделәр санитар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев