Татарстан белән күршедәге тагын ике төбәктә битлек кию режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстан белән күрше тагын ике төбәк битлек режимын гамәлдән чыгарды. Бу Оренбург өлкәсе һәм Удмуртия республикасы.
Татарстан белән күрше тагын ике төбәк битлек режимын гамәлдән чыгарды. Бу Оренбург өлкәсе һәм Удмуртия республикасы. Регион башлыклары коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турындагы указга тиешле үзгәрешләр керттеләр.
«Бүгенге көннән элек битлек кию таләп ителгән урыннарда бителксез йөрү рөхсәт ителә. Шул исәптән җәмәгать урыннарында, сәүдә, спорт, мәдәният объектларында, предприятиеләрдә, транспортта һ.б.», — дип хәбәр итә Оренбург өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте.
Шундый ук карарны Удмуртия башлыгы Александр Бречалов та кабул итте. Шуның белән бергә, биредә 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булган гражданнар, йөкле хатын-кызлар өчен үз-үзеңне изоляцияләү турында таләпләр саклана. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә битлекләрне шулай да кулланырга киңәш итәләр.
Искәртеп узабыз, 1 июньнән битлек киеп йөрү режимын Башкортстанда гамәлдән чыгардылар.
Шул ук вакытта Татарстанда элеккечә битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, моның өчен федераль дәрәҗәдә тиешле канун кабул ителергә тиеш.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев