Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан Донбасстан һәм Луганскидан килгән 1000 кешене кабул итәргә әзер

Алар “Санта”, “Жемчужина”, “Ливадия”, “Васильевский” шифаханәләренә урнаштырылачак.

Республика Хөкүмәтендә Донбасстан һәм Луганскидан эвакуацияләнгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру буенча оператив штаб булдырылган. Министрлар Кабинетында штабның тәүге утырышы узды.

Аңа Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелек итә. Оператив штаб составына шулай ук МЧС, МВД, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән, Яшьләр министрлыклары вәкилләре һ.б. кергән. Утырышта республиканың 1 мең кешене кабул итәргә әзер булуы турында белдерелде. Алар “Санта”, “Жемчужина”, “Ливадия”, “Васильевский” шифаханәләренә урнаштырылачак.

Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнүчеләр поезды Казанга килгәч, барысы да автобуслар белән вакытлыча яшәү урыннарына озатылачак. Алар кайнар ризык, кирәк булган очракта – медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк. Мәҗбүри күчеп килүчеләр арасында балалар һәм хатын-кызлар күп. Шуңа күрә профильле министрлыклар һәм ведомстволарга бу кешеләргә тиешле ярдәм кулы сузу йөкләнде.

Штаб килеп туган хәлләр буенча Татарстан Президентына кичекмәстән хәбәр итәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев