Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре SMM белгечлеккә бушлай укый алачак

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен SMM белгечлеккә бушлай онлайн-курс эшли башлады. Дәресләрдә алар Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында эшләргә өйрәнәчәкләр.

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен SMM белгечлеккә бушлай онлайн-курс эшли башлады. Дәресләрдә алар Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында эшләргә өйрәнәчәкләр.

Курсның спикеры SMM өлкәсендәге белгеч, маркетолог Дамир Хәлилов булачак. Ул эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә реклама кампаниясен ничек әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга, контент әзерләргә һәм социаль челтәрләрдә бизнесны алга этәрергә өйрәтәчәк, максатчан реклама булдыру принципларын һәм алгоритмнарын аңлатачак.

Онлайн курс үзмәшгульләргә – клиентларны җәлеп итәргә һәм үз эшчәнлеген алга җибәрергә, бизнесменнарга – шәхси бренд аша үз эшен үстерергә, ә SMM өлкәсендә яңа эшли башлаучыларга клиент брендын булдырырга һәм эшчәнлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Курска сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Моннан тыш, курс тыңлаучылары 100 мең сум күләмендә акчалата приз уйнатуда катнаша алачак. Җиңүче шулай ук үз эшен интернетта танытуга акча кертү буенча шәхси тәкъдимнәр алачак. 1 нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә вебинарда уйнатуга нәтиҗә ясаячаклар, теркәлгән кешеләргә сылтаманы бүген җибәрәчәкләр.

Дәресләр «Минем бизнес» хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев