Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган биш төбәк арасына керде

Республиканың хезмәт базарындагы агымдагы вазгыять тотрыклы кала бирә.

Республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән 2,4 процентка кимрәк (4,0%) һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән санала (Идел буе федераль округы буенча уртача – 3,4%). Республика гомуми эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия Федерациясе төбәкләре бишлегенә керә.

Республиканың хезмәт базарындагы агымдагы вазгыять тотрыклы кала бирә. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә 2022 елның апрель-июнь айларында, уртача алганда, 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Татарстанда эшче көчләр саны 2026,8 мең кеше тәшкил итте, шул исәптән 1978,2 мең кеше икътисадта мәшгуль булган һәм 48,6 мең кеше яки эшче көчләр саныннан 2,4 процент эшсез булган, ләкин актив эш эзләгән.

Бүгенге көндә республикада 10,4 мең кеше эшсез буларак теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе – 0,51% (Россия Федерациясе буенча – 0,9%, Идел буе федераль округы буенча – 0,8%).

Халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 62,5% тәшкил итә һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югарысы булып кала бирә (РФ буенча бу күрсәткеч 59,6% тәшкил итә, Идел буе федераль округы буенча – 58,6%).

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев