Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан яшьләре Бөтенроссия «Студентлар язы»нда иң-иңнәре!

Татарстан югары уку йортлары студентлары Пермьдә узган Россия Студентлар язы фестивалендә илнең 85 төбәге арасында иң яхшылары булдылар.

Татарстан Республикасы гомуми зачетта 1 нче урынны һәм «Төбәк программасы» юнәлешендә 2 нче урынны алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

"Татарстан студентлары чираттагы тапкыр «Студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә югары урын яулады. Бу конкурста җиңү - югары уку йортлары командалары, ректорлар һәм, әлбәттә, инициативалы яшьләр эше нәтиҗәсе. Җиңүчеләребез белән горурланабыз һәм котлыйбыз. Проект традицион рәвештә иҗади идеяләрне тормышка ашыру өчен иң зур мәйданчык булып тора», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Россия Студентлар язы» XXXI Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан «Вокал», «Инструменталь юнәлеш», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт», «Төбәк программасы» һәм «гомуми зачет» юнәлешләрендә 22 бүләк отты.

Исегезгә төшерәбез, 26 майдан 1 июньгә кадәр Пермьдә югары белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» XXXI Бөтенроссия фестивале уза. Анда илебезнең барлык почмакларыннан 3500 студент катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составында 10 югары белем бирү уку йортыннан 96 талантлы катнашучы җыелды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев