Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан Идел буе федераль округында халык саны арткан бердәнбер төбәк

Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.

Татарстан – узган елда Идел буе федераль округында халык саны арткан бердәнбер төбәккә әйләнгән. Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.

2022 елда Түбән Новгородта халык саны бигрәк тә нык кимегән – 27 101 кешегә. Башкортстанда (халык саны буенча округта беренче урында тора) – 14 021 кешегә. Мари Илендә кимү иң аз дәрәҗәдә – 4 030 кешегә.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанда даими яшәүчеләр саны 1 541гә артып, 4 001 625 кешегә җиткән. Бу  мигрантлар  күбәюгә (9 683 кеше)  бәйле.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев