Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан - иң күп укый торган регион

«Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды.

Быелның гыйнварыннан августына кадәр «Күчмә китапханә» проекты буенча 266 чара узды, алар 165 меңнән артык кешене берләштерде. Шул вакыт эчендә 800 мең китап бирелде. "Күчмә китапханә" проекты Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Кышкы каникулдан башлап, учреждение хезмәткәрләре балалар бакчаларына, мәктәпләргә, музейларга, паркларга һәм балалар лагерьларына йөриләр, анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар үткәрәләр, күргәзмәләр һәм конкурслар оештыралар.

Шулай итеп, илнең 89 төбәге катнашкан «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында Татарстан беренче урынны алды. Конкурста җиңүне төбәккә Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе инициативасы китерде.

чыганак: Казан шәһәре мэриясе 

p.s. Китап укырга яратучылар өчен безнең шәп проект бар. Ул "Укыйбызмы?" дип атала. Һәр ай саен журнал битләрендә кызыклы шәхесләрнең китап киштәләрен тикшерәбез. Күңелсез вакытта алар менә нинди китаплар укырга киңәш итә - сораштыру.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев