Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан югары уку йортлары үз проектларын тормышка ашыруга 37 млн. сумнан артык акча отты

Конкурска Россия Федерациясенең 340 уку йортыннан барлыгы 2 меңнән артык проект кабул ителгән.

Росмолодежь тарафыннан илнең уку йортлары арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясады. Татарстанның югары уку йортлары үз проектларын тормышка ашыруга 37,2 млн сум акча алачак.  КГМУ - 2,8 млн сум, КНИТУ - 2,8 млн, КНИТУ-КАИ - 9 млн, КФУ - 3,3 млн, ТИСБИ - 14 млн, КГАУ - 4,8 млн. отты, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы. 

Конкурска Россия Федерациясенең 340 уку йортыннан барлыгы 2 меңнән артык проект кабул ителгән. Бәйгене финанслауның гомуми күләме 900 млн сумга якын тәшкил итә. Барлыгы 184 югары уку йортыннан 700 проект акчалата ярдәм алган.

«Бу безнең уку йортлары өчен мөһим ярдәм чарасы. Без аларның бу мөмкинлектән актив файдалануларына шатбыз. Мәсәлән, узган ел дүрт проектны гамәлгә ашыру өчен грантлар суммасы 15,3 млн сум тәшкил иткән. Җиңүчеләр арасында өч югары уку йорты гына булган. Быел 6 югары уку йорты 19 проектны гамәлгә ашыруга ике тапкыр күбрәк акча отты», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр искәрткәнчә, студент яшьләр белән эшләү ведомствоның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Быел әлеге категория яшьләр белән элемтәләр булдыруга аерым игътибар бирелә.

Татарстан проектлары арасында «Бер телдә» ишетү сәләте бозылган кешеләрне актив иҗтимагый тормышка интеграцияләү өчен адаптация чараларын үз эченә алган проект, Казан медицина университетының эшләгән студент-медиклар арасында  #ТрудКрут һөнәри осталык бөтенроссия бәйгесе, Казан (Идел буе) федераль университетының «Тулай торак – мөмкинлекләр территориясе» округ бәйгесе, КНИТУ-КАИдан «КАИ пилотсыз аппаратлары» проекты һәм «Киләчәк авиаторы» фәнни квесты һәм башкалар җиңү яулаган.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев