Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан хаҗилары Гарәфә үзәнлегенә килде

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Корбан бәйрәме алдыннан, иртәнге намазны укыганнан соң, Татарстан хаҗилары автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юнәлде.

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Корбан бәйрәме алдыннан, иртәнге намазны укыганнан соң, Татарстан хаҗилары автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юнәлде. 

Биредә алар Раббыбызга гыйбадәттә булып һәм Аны зикер итеп, күз яшьләре белән догалар кылып, гөнаһларны гафу кылуын сорап, шулай ук бу дөньяда һәм Ахирәт тормышында Аллаһның рәхмәтенә ирешүне сорап ялварачак.

Гарәфәттә булу хаҗның иң төп гамәлләренең берсе.

Бүген кояш баеганнан соң, хаҗилар төркем-төркем булып Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк. Хаҗилар су, ланч-бокс белән тәэмин ителгән, аларны табиблар озата йөри.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев