Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ХАЛКЫ ТАТАРЧА ЯЗУЛАРДА ХАТАЛАР ЭЗЛИ

Татарстан халкы «Халык контроле» хезмәтенә татарча атамалардагы хаталарны күрсәткән 3091 гариза җибәргән.

Татарстан халкы «Халык контроле» хезмәтенә татарча атамалардагы хаталарны күрсәткән 3091 гариза җибәргән.

Торак пункт, урам, җәмәгать транспорты тукталышы, юл күрсәткече, йорт адресы язылган такталарда татарча язылган яки тәрҗемә ителгән мәгълүматта булган хаталарны күрсәтүче һәр кулланучы шунда ук татар телендә хаталар эзләү бәйгесе катнашучысы була.

Конкурста катнашу өчен «Атама һәм язулардагы хаталар» категориясенә белдерү калдырырга, элмә такта урнаштырылган адресны һәм фотоны җибәрергә кирәк.

Реклама

«2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм конкурсның төп максаты —татар телен популярлаштыру, — ди «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская.

Конкурска нәтиҗәләр сентябрьдә ясалачак. Хаталар турында иң күп хәбәр җибәрүчеләр җиңүче итеп билгеләнә. Ун кеше кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев