Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан “Хәләл” индустриясе өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча пилот төбәк итеп сайланган

Килешү уртак проектларны тормышка ашыруга, продукциянең һәм хезмәтләрнең хәләл таләпләргә туры килүен раслау өлкәсендә кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен алга таба үстерүгә юнәлдерелгән

Татарстан «Хәләл» индустриясен үстерү өлкәсендә җайга салуны камилләштерү тәкъдимнәрен әзерләү буенча Россиянең пилот төбәге булып сайланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Петербург халыкара икътисади форумында Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрыпник белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек турында килешү имзалады», - диделәр министрлыкта.

Килешү уртак проектларны тормышка ашыруга, продукциянең һәм хезмәтләрнең хәләл таләпләргә туры килүен раслау өлкәсендә кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен алга таба үстерүгә, шулай ук «Хәләл» индустриясендә норматив җайга салуны камилләштерүгә, мәгълүмат алмашуга һәм экспертларның үзара хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән.

Документка Петербург халыкара икътисади форумы киңлекләрендә кул куелды.

Май аенда Татарстанда хәләл-хаб пәйда булырга мөмкин, анда сертификацияләнгән продукция җитештереләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Бу хакта «KazanSummit 2022» халыкара икътисад саммитында билгеле булды.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев