Татарстан китап нәшрияты уникаль басма чыгарды
Бер китапка төрле буын авторларының иң матур поэзия, тетрәндергеч проза һәм мавыктыргыч пьеса үрнәкләре туплап бирелде.
Бер китапка төрле буын авторларының иң матур поэзия, тетрәндергеч проза һәм мавыктыргыч пьеса үрнәкләре туплап бирелде.
Альманах ике бүлектән тора. Беренче бүлек үзәгендә өлкәнрәк яшьтәге иҗат әһелләренең әсәрләре торса, икенче бүлектә бүген генә әдәби язмышларын тудырып килүче яшь иҗатчыларның әсәрләре тәкъдим ителә.
Беренче бүлек үзе дә берничә әдәби юнәлешне эченә ала: урта буын татар шагыйрьләре каләменнән төшкән шигъри әсәрләр белән янәшә күршедәге милли әдәбиятларның күренекле вәкилләре (Геннадий Гребенцов, Саят Камшыгер, Муса Чахаровский) үз әсәрләре белән татар телендә чыгыш ясый.
Чыганак: Матбугат.ру
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев