ТАССР 100 ел
-
17 майда Казанда «Музей төне» булачак (программа)
Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе кысаларында шактый кызыклы чаралар көтелә.
4700 -
Киләсе елда Россиядә уртача пенсия күпме булачак?
Пенсияләр 2 тапкыр: февральдән – узган елгы инфляция буенча, ә апрельдән Социаль фондтагы керемнәр дәрәҗәсе буенча артачак
20500 -
Казанда өмә кайчан була?
Быел өмә, язның иртә килүе сәбәпле, гадәттәгедән алданрак узачак.
18200 -
Алексеевск – Әлмәт трассасы хәзер түләүле
Трасса өчен күпме һәм ничек түләргә икәнен сөйлибез!
22800
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә
Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
Быелның 22 – 26 март көннәрендә «БелЭкспо» Күргәзмә үзәгендә (Белоруссия, Минск шәһәре, Җиңүчеләр проспекты, 14 йорт) XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак.
«Россия китаплары» стендында 14 нәшрият китапларын күрергә мөмкин булачак: «Татарстан китап нәшрияты», «АРТ-образ», «Молодая мама», «Мир Граля», «Карьера Пресс», «Критика Роста», «НеКнижка», «Русская панорама», «Архипелаг», «Веллингтония», «Редкая птица», «Самокат», «Пешком в историю», «А+А». Бирегә шулай ук Россиянең 150 нәшрияты үзенең берникадәр китапларын сатуга чыгарачак.
Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
Күргәзмә барышында ике сәхнәдә алтмышлап чара: яңа китапларны тәкъдим итү, Россия һәм Белоруссия авторлары очрашулары, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, әдәби укулар, халык алдында чыгышлар узачак.
Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар һәм күпсанлы мавыктыргыч, төсле балалар китаплары көтә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев