Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан китап нәшриятының 3 китабы Мәскәүдә «2021 елның иң яхшы китаплары» рәтенә керде

Мәскәүдә Россия китап бастыручылар ассоциациясенең (АСКИ) «2021 елның иң яхшы китаплары» гомумроссия профессиональ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Кызыл мәйдан» китап фестивале ачылышының мөһим вакыйгасы булды.

«Россия төбәкләренә багышланган иң яхшы басмалар» номинациясендә «Как жили татары в средние века: история повседневности» (төзүчеләре – Марат Гыйбатдинов һәм Ләлә Мортазина) дигән китап дипломант исеменә лаек булды.

«Иң яхшы төбәк басмасы» бәйгесендә исә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән берьюлы ике китап җиңүче дип табылды. Алар – Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы һәм «Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII - начала XX в.» (авторы – Фирдәвес Ваһапова) дигән китап-альбом.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев