Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан компанияләренә - 20 миллион сумга кадәр грант

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында Татарстан компанияләре грант ота ала.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында Татарстан компанияләре грант ота ала. «Үсеш» программасы буенча гаризалар 6 июньгә кабул ителә. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс инде билгеле бер репутациягә һәм базарда фәнни яктан алгарышлы продукция сату тәҗрибәсенә ия, Россия IT-технологияләрен булдыру һәм куллануга бәйле проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару ихтыяҗы булган предприятиеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Компанияләр 20 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин. Әмма грант күләменең 25 процентыннан да ким булмаганы бюджеттан тыш финанслау шартларында башкарылырга тиеш. Конкурс турында төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин, гаризалар әлеге адрес буенча кабул ителә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев