Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ҺӘМ КОРОНАВИРУС: АВЫРУ ЧИГЕНЕРГӘ УЙЛАМЫЙ

Быелның июлендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе июнь ае белән чагыштырганда бер ярым тапкыр арткан.

Быелның июлендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе июнь ае белән чагыштырганда бер ярым тапкыр арткан.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять киеренке булып кала. Июль аенда без авыручылар санының быелның июне белән чагыштырганда бер ярым тапкыр артуын теркәдек, бу 543 кешегә күбрәк», — дип искәртте докладчы.

Патяшина сүзләренчә, уртача алганда июль ае дәвамында республикада тәүлегенә 49 очрак теркәлгән. «Августтан бирле бер тәүлектә теркәлгән очраклар саны артмаса да, саннар шактый югары булып кала», — дип искәртте ул.

Реклама

Шул ук вакытта, июль аенда 11 муниципалитетта Татарстан буенча тулаем алганга караганда авыру дәрәҗәсе күпкә югары булуын да әйтик. Аерым алганда, Тукай районында ул — биш, Мөслим районында — өч, Югары Ослан һәм Актаныш районнарында ике тапкыр югарырак булган, дип өстәде ведомство башлыгы.

«Авыручылар структурасында пенсионерлар (31 процент) һәм эшчеләр (23 процент) иң зур өлешне били. Иң югары күрсәткечләр вакытлыча эшләмәүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында теркәлгән», — дип искәртте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев