Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН МӘЧЕТЛӘРЕНДӘ УРАЗА ГАЕТЕ

Мөселман дөньясы 2 май көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Мөселман дөньясы 2 май көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. 

Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Авылларда иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ»  YouTuBe-каналында күзәтергә мөмкин булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев